Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары Русия кануннарын үзгәртергә тели


Башкортстан парламенты депутатлары Русиянең дәүләт Думасына берничә федераль канунга үзгәрешләр кертү өлгесе җибәрде. Анда сүз төбәкләрдәге федераль оешма җитәкчеләрен төбәк башлыклары белән килешеп билгеләү турында бара. Моңа депутатларны салым хезмәте тирәсендә барган каршылыклар этәргән. Хәбәр итүебезчә, Башкортстан салымчыларына баш итеп Татарстаннан Айнур Айделдинов китереп утыртылгач, аңа каршы пикетлар узган иде. Бер ай эшләү дәверендә Айделдинов зур эшләр башкарып өлгергән. Ул гамәлдән чыгарылган “Башкорт капиталы” компаниясен яңадан тергезгән һәм аннан 42 миллиард сум салым түләтү мәсъәләсен күтәргән иде.
XS
SM
MD
LG