Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсионерлар урам җыены уздырды


14 апрель Уфаның Ленин мәйданында урам җыены узды. Анда 500гә якын кеше катнашты. Күпчелек пенсионерлар иде. Алар пенсияләрнең аз булуына, ташламалар бетерелүгә ризасызлыкларын белдерделәр. Чарада чыгыш ясаган Мәҗит Хуҗин Рәхимовка ягулык энергетика тармагын халыкка кайтару таләбен дә куйды. Ике чыгыш ясаучы — Рамил Бигнов та шуны таләп итте. Бу резолюциягә дә кертелде. Урам җыенын оештыручылар митинг ахырында Республика йортына кадәр марш та булачак дип ышандырсалар да, ул булмады. Оештыручылар моны көннең суыклыгы белән аңлатты. Урам җыены узган мәйдан тимер коймалар белән уратып алынган иде. Анда кергән урында милиция этләр белән һәр кешене тикшереп кертте.
XS
SM
MD
LG