Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Һаагта Македониянең элекке министры эше тикшерелә


Бүген сугыш җинаятьләре мәхкәмәсендә Македониянең елекке эчке ешләр министры Любе Босковски өстеннән хөкем эше башланды. Аны 2001 елда албаннарга һөҗүм оештыруда гаеплиләр. Шулай ук Македония көчләре белән албан гыйсьянчылары арасында булган низагта кеше үтерүгә катнашы булуда Македония полициясе офицеры Йоһан Таркуловски гаепләнә. Дәлилләр табылган хәлдә аларның икесенә дә гөмерлек төрмә яный. Алар үзләре гаепләрен танымады. Һааг мәхкәмәсендә Македония ватандашлары өстеннән беренче тапкыр хөкем эше үтә.

XS
SM
MD
LG