Украина президенты Виктор Ющенко бүген полициягә, аның парламентны таратып яңа сайлауларга әзерләнү турындагы карарына каршы чыккан һәр сәясәтчегә каршы чаралар күрергә фәрман бирде. Көндәше, премьер-министр Виктор Януковичны депутатларны үз ягына тартуда гаепләп, Ющенко 2 апрель көнне парламентны тарату турында фәрманын имзалаган иде. Фәрманның кануни ягын Конституция мәхкәмәсе сишәмбе 17 апрель көнне тикшерә башлаячак.