Accessibility links

Украина конституция мәхкәмәсе прездент карарын тикшерә


Украина конституция мәхкәмсе бүген президент Виктор Ющенконың парламентны тарату һәм вакытыннан элек сайлаулар игълан итү карарының кануныйлыгын тикшерә башлады. Премьер-министр Виктор Янукович һәм парламенттагы күпчелек президентның парламенты тарату карарына буйсынудан һәм 27 майга билгеләнгән сайлауларга эзерлек эшләренә акча бүлеп бирүдән баш тарта иде. Дүшәмбедә, Виктор Ющенко сайлауларны үткәрү көне турында сөйләшергә эзер булуын белдерде. Бүген президент һәм премьер-министрның, мәсьәләне тикшерү өчен, Конбатыш Европага баруы көтелә. Виктор Ющенко Брюсселдә Европа берлеге рәсмиләре белән очрашырга тиеш. Виктор Янукович, Украинадагы сәяси низаг турында, Страсбургта Парламент Мәҗлесе вәкилләре белән сөйләшәчәк.
XS
SM
MD
LG