Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада Гыйрак качаклары турында конференция башланды


2003 елда АКШ гаскәрләре Гыйракка кергәннән бирле илдән миллионлаган кеше китте. Качакларның язмышы турында сөйләшү Швейцариядә ачылган 2 көнлек конференциядә барачак. Аны БМО Качаклар Комиссионеры оештырган. Җыен алдыннан Амнести Интернэшнл исемле кеше хокуклары оешмасы АКШ, Британия һәм Европа Берлегенең башка илләренә, Гыйрак качакларын үзләренә кабул итүне сорап мөрәҗәгәть итте. Качакларның күбесе күрше Сүрия һәм Үрдүнгә киткән.
XS
SM
MD
LG