Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге һәм АКШ Русиядә кулга алынулар турында борчылу белдерде


Европа Берлеге һәм АКШ атна ахырында милиция хезмәтләре тарафыннан урам җыенындагы оппозиция чараларында кулга алынулар турында борчылу белдерде. 15 нче Апрель якшәмбе көн, “Ризасызлар маршы" чаралары вакытында, милиция көчләре Питербурда 120 протестчыны кулга алган иде. Аннаң бер көн элек Мәскәүдәге охшаш чарада исә 170ләп кеше кулга алынган иде. Кайсыбер протестчыларның яралануы турында белдерелә. Европа Берлеге сүзчесе, Христиан Һохманн, киләсе атна очрашу вакытында Русия белән әлеге вазгыять турында сөйләшәчәкбез дип белдерде. Вашингтонда исә, Ак Йорт сүзчесе Дана Парино бу каршылык чараларына каршы кырыс кулга алу хәлләре булуына борчылу белдергәнен әйтте. Питербур губернаторы Валентина Матвиенко, бүген канун чыгаручы органнарга, милициянең көч куллану очракларын тикшереп чыгарга дигән фәрман бирде. Русия кеше хокуклары, шикаятьләрне карау башлыгы Владимир Лукин чараларда катнашкан кешеләр тарафыннан тапшырылган шикаятьнамәләрне тикшерәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG