Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан БМО Киңәш Шурасына кертелде


Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин БМОның Консультатив Шурасына әгъза булып сайланды. Утырыш Кениянең Найроби шәһәрендә узды. Анда БМО-Хабитат Шурасының 21 сессиясе бара. Консультатив Шурага шулай ук Париж, Монреаль, Истанбул, Вена, Рим, Барселона шәһәрләре керә. Казан – БМО Шурасында Русия һәм БДБ илләрен вәкиллек иткән бердәнбер шәһәр булды. Шәһәр башлыгы шулай ук Бөтендөнья Берләшкән Шәһәрләр һәм Җирле Үзидарәләр Оешмасының вице-президенты да. Казанга беренчеләрдә булып тузган торак программасын гамәлгә ашыру өчен мактау кәгазе бирелде. Татарстан башкаласында БМОның җирле үзидарәләр белән эшләү бүлекчәсе урнашкан.
XS
SM
MD
LG