Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:28

Татарстан премьер-министрын Лондонда көтәләр


Премьер-министр Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендәге Татарстан вәкилчелеге Лондонда 22-24 апрель көннәре үтәчәк Х Русия икътисадый форумында катнашачак. Бу хакта бүген Казанда журналистларга хөкүмәт башлыгының тышкы икътисад эшләрендәге ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдерде. Премьер-министр Лондонда чыгыш ясаячак дип көтелә. Шулай ук форумда Британиянең сәүдә һәм сәнәгать министры Алистер Дарлинг, "Альфа-Банк" президенты Петр Авен, "Роснефть" башлыгы Сергей Богданчиков, ягулык тармагы эшкуарлары, банк вәкилләре, дәүләт рәсмиләре катнашачак.

XS
SM
MD
LG