Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Уку йортында ут ачкан студент Коньяк Кореядан булган


Американ полициясе кичә Вирджиния Техник Университетында булган атышлар, 32 кешенең һәләк булуы һәм һөҗүм итүченең үз үзен атып үтерүен тикшерүне дәвам итә. Уку йорты җитәкчесе Чарльз Стегер, ут ачкан кеше - шунда ук тулай торакта яшәгән 23 яшьлек чыгышы белән Көньяк Кореядан бер студент булган, дип белдерде. Атышлар ике тапкыр, берсе тулай торакта, икенчесе уку бинасында булган. Ректор, икесендә дә шул бер кеше ут ачкан дип фаразлана, диде. Ике вакыйга арасында 2 сәгатьләп вакыт булган, кайбер студентлар һәм ата-аналар, шуннан соң уку йортының ябылмаганына ачу белдерде. Университет ректоры, укуларда булган талибәләргә тулай торактагы хәл турында хәбәр ителгән иде, диде. АКШ президенты Джордж Буш Ак Йорттан халыкка мөрәҗәгать итте: "Вирджиния университетында булган хәбәрләр илебезне шаккатырды һәм кайгыга батырды." Бүген һәлак булган студентларны искә алып мәтәм чаралары үтә.

XS
SM
MD
LG