Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:30

Мәскәү урам җыеннарында көч куллануны кире кага


Кремльнең матбугат вәкиле урынбасары Дмитрий Песков, Владимир Путин 3нче мөддәткә президентлыкка чыкмаячак, дип белдерде. 2008нче елның мартында Путин президент вазыйфасыннан китәчәк, диде ул. Путин Русия президенты итеп ике тапкыр, 2000 һәм 2004нче елларда сайланды. Кайбер сәясәтчеләр аңа 3нче тапкыр сайлауларда катнашыр өчен конституцияне үзгәртергә тәкъдим итте. Песков шулай ук ял көннәре Мәскәү һәм Питербурда булган урам җыеннары вакытында гадәттәнтыш хәлләр булганын кире какты. Чит ил мәгълүмат чаралары милиция гамәлләрен арттырып сүрәтләде, диде ул. Алай да кайвакыт милициянең гамәлләре артык иде, диде Кремлнең матбугат вәкиле урынбасары. АКШ һәм Европа Берлеге милициянең урам җыеннарын көч кулланып таратуына борчылу белдерде. Эшкуар Борис Березовский, Newsweek журналының рус телендә чыгучы басмасына аңлатмалар биреп, Путинга каршы баш күтәрү быел ук була ала, дип белдерде. Кремль вәкиле Дмитрий Песков, Березовскийның бү сүзләрен үз үзенә реклама ясау дип бәяләде. Русия Британияне Березовскийны Мәскәүгә тапшырырга сорады.

XS
SM
MD
LG