Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат Иранның "дошман агрессиясенә" каршы торачагын белдерә


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Тәһран Якын Көнчыгышта тынычлык һәм тотрыклылыкны яклаучы көч дип белдерде. Шул ук вакытта ул Иран "дошманнарның һәртөрле агрессиясенә" каршы торачак диде. Әхмәдиниҗат шулай ук Иран Израильдән кала барлык дәүләтләр белән дустанә мөнәсәбәттә булырга тели диде. Ул моны Иран гаскәрләре көне уңаеннан ясаган чыгышында әйтте. АКШ яки Израилнең Ирандагы атом корылмаларына һөҗүм итү мөмкинлеге турында имеш-мимешләр соңгы арада Тәһранда борчылулар артуга сәбәп булды.
XS
SM
MD
LG