Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шартлаулар 160 кешене үтерде


Гыйрак башкаласында бүгенге шартлаулар нәтиҗәсендә 160-тан артык кеше һәлак булды. Иң канлы шартлау Багдадның шыгыйлар яшәгән Садриа бистәсендә булды. Анда кимендә 115 кеше үлде, 110-нан артык кеше яраланды. Багдадның Садр шәһәре дип аталган өлешендә интихарчы бомбалы машинада Гыйрак полициясенең тикшерү капкасына килеп бәрелде. Кимендә 28 кеше һәлак булды, 30-лап кеше яраланды. Бүген аңа кәдәр булган шартлауларда кимендә 16 кеше һәлак булып 30-дан артык кеше яраланган иде. АКШ хәрбиләре Кармаһ шәһәре янында АКШ солдатларына һөҗүмнән соң 5 гыйраклы үтерелде, 30-лап гыйраклы тоткарланды дип белдерә. Бүген Британ хәрбиләре илнең көньягындагы Майсан бистәсендә иминлек саклауны рәсми рәвештә Гыйрак көчләренә тапшырды.
XS
SM
MD
LG