Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Абрамович Русиянең иң бай кешесе булып кала


Күренекле эшмәкәр Роман Абрамович өченче ел рәттән Русиянең иң бай кешесе булып кала. Форбес журналының быелгы 100 иң бай русияле исемлегендә Абрамович тагын беренче урында. Аның милке 19.2 миллиард долларга тиң дип бәяләнә. Нефть сатудан күп акча туплаган Абрамович хәзер үз кәсебендә кара металлга зур урын бирә. Ул шулай ук Челси футбол клубы хуҗасы. Forbes быелгы тикшерүдә Русиядә миллиардерларның алдагы елдагыдан 16-га күбрәк, 60 булуын ачыклаган. 100 иң бай русияленең милкен бергә кушканда ул 337 миллиард долларга җитә.

XS
SM
MD
LG