Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия парламенты президентны вазыйфасыннан читләштерде


Романия парламенты президент Траян Басеску җонститутсиягә каршы килүче гамәл кылган дип аны вакытлыча вазыйфасыннан читләштерде. Бу карар илдәге сәяси кризисны көчәйтеп яңа президент сайлаулары мөмкинлеген арттыра. Бу карарны 322 депутат хуплады, 108 депутат каршы чыкты. Хәзер 30 көн эчендә импичмент турында илкүләм референдум үткәрелергә мөмкин. Әмма элегрәк Басеску парламент вазыйфасыннан читләштергән очракта үзе китәчәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG