Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс көтелмәгәндә Багдадка килде


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Гыйракка килде. Аның бу сәфәре алдан игълан ителмәде. Килер алдыннан ул Гыйрак җитәкчеләренә АКШ хәрбиләренең Гыйракта чикләнмәгән мөддәт булмыячагын әйтергә җыенуы турында белдерде. Ул сәяси татулыкка тизрәк ирешергә һәм көч куллануны киметү өчен шартлар тудыру максатында нефть керемнәрен бүлешү турында канун булдырырга чакырды. Кичә Багдадтагы һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 200-ләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG