Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Косовоның бәйсезлеген тану Балканда тотрыксызлыкка китерәчәк дип кисәтә


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сербиядән аерылырга теләүче Косовоның бәйсезлеген берьяклы гына тану тырышлыклары Балкан төбәгендә тотрыксызлыкка китерә ала диде. Белградта Сербия президенты Борис Тадич белән очрашудан соң Лавров Косовоның статусы турында компромисска ирешү өчен сөйләшүләрне дәвам итәргә кирәк дип әйтте. БМО Косовога халыкара күзәтү астында бәйсезлек бирүне тәкъдим итте. Әмма Сербия моңа каршы чыга. Русия Сербия өчен дә Косово өчен дә кабул ителерлек чишелеш табарга кирәк ди.
XS
SM
MD
LG