Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Иранның атом программасы турында сөйләшүләр киләсе атнада яңартылачак


Иранның атом сөйләшүләре төркеме җитәкчесе Али Лариҗани белән Европа Берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Һавиер Солана арасында сөйләшүләр 25 апрельдә яңартылачак. Иранның рәсми хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Лариҗани белән Солана кичә телефон аша киләсе атнада яңа сөйләшүләр үткәрергә килешкән. Солана сүзчесе дә бу хәбәрне раслады. Уран баетуны туктату таләпләренә буйсынмаган Иранга каршы узган айда БМО Иминлек Шурасы яңа чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG