Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Каспаровтан сорав алды


Русиянең Федераль Иминлек Хезмәте ФСБ тикшерүчеләре оппозиция җитәкчесе Гарри Каспаровтан бүген берничә сәгать буе сорау алды. Элекке дөнья шахмат чемпионы Каспаров узган шимбәдә Мәскәүдә хөкүмәткә каршы протест чарасында тоткарланып соңрак азат ителгән иде. Каспаров әйтүенчә, ФСБ тикшерүчеләре аның Мәскәү белән Питербурда үткән протест чаралары алдыннан Эхо Москвы радиосында ясаган чыгышына, һәм үзе җитәкләгән оппозицион Берләшкән Ватандашлар Фронты хәрәкәтенең газетында бастырган язмаларына бәйле сораулар биргән.
XS
SM
MD
LG