Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Әфганстанда НАТОның 2 хәрбие үтерелде


Әфганстанда НАТОның Халыкара Иминлек Ярдәме Көчләре ИСАФ илнең көньягында булган 2 шартлауда НАТОның 2 хәрбие һәлак булды дип белдерә. ИСАФ аларның кайсы илдән булуын әйтми. Нидерланд исә Әфганстандагы хәрби чараларда катнашканда бүген беренче мәртәбә үзенең бер хәрбиенең һәлак булуын белдерде. 21 яшлек Нидерланд хәрбие Һелманд виләятендә кизүдә вакытта җиргә куелган минага юлыгып һәлак булган.

XS
SM
MD
LG