Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАСА галәм үзәгендә 2 кеше һәлак булды


Американың Техас штатындагы бу шәһәрдә НАСАның Дңонсон исемле галәм өйрәнү үзәгендә бер хезмәткәр үз хезмәттәшен тотык итеп алып башта аны, аннары үзен атып үтерде. Икенче бер тотыкны, хатын-кызны урынга килеп җиткән полиция чыбыклар белән бәйләнгән килеш тапкан. Бу хакта Хьюстон полиция бүлеге вәкиле Двайн Реди белдерде.

"Безнең полиция килеп җиткәч алар үз башына бер тапкыр аткан кешене тапкан. Ул инде үлгән булган. Шул ук катта атылган тагын бер кеше табылган. Икенче бер тоткынга зиян килмәгән, аны бәйләнгән килеш тапканнар. Хәзер аңа табиплар ярдәм күрсәтә."

Тотыкны, аннары үз үзен атып үтергән кеше НАСАда килешү нигезендә эшли башлаганчы, Дңонсон исемле галәм өйрәнү үзәгендә 12 ел эшләгән булган. Бу атнада АКШта тагын бер кан кою булды. Илдә Вирджиния Техник Университетында булган атышлар нәтиҗәсендә һәлак булган 32 кешене искә алып мәтәм чаралары үтә.
XS
SM
MD
LG