Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:16

Франциядә президент сайлаулары


Франциядәге президент сайлауларына катнашулар, иң соңгы хәбәрләргә караганда, 30 проценттан артты. Бу элекке президент сайлауларыннан 10 процентка югары. Сораштырулар нәтиҗәсендә, ун канат вәкиле Никола Саркози белән социалист Сеголен Роял, 6нчы майдагы икенче тур сайлауларда төп дәгъвачылар булачак дип фаразлана. Ләкин миллионлаган халык кемне сайлау турында әлегә карарсыз, үтә уңчы Жан-Мари Ле Пен һәм урта көчләр вәкиле Франсуа Байроу да җитәрлек тавышка ирешә алачак кебек тора. Тавыш биреп чыккач, намзәтләрнең берсе, социалист Сеголен Роял, сайлауларның мөһимлеге турында әйтте:

"Бүген – Франция өчен тарихи көн, президент сайлаулары ул – мөһим вакыйга, алдагы елларга кыйммәтләр һәм шәхесләр сайлана. Минемчә, французлар бу тавыш бирүнең мөһимлеген аңлый, аларның бу хисләрен мин дә уртаклашам".

Тавышларны санау һәм аның беренче нәтиҗәләре Казан вакыты белән сәгать кичке 10да тавыш бирүләр тәмамланганнаң соң булыр дип көтелә. 2002дә, Ле Пен икенче тур сайлауларга калды, ләкин Жак Ширак аны җинде.

XS
SM
MD
LG