Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Лондонда


Дүшәмбедә Лондонда Русия икътисади форумы ачылды. Русиянең берничә югары рәсмие соңгы минутта Лондонга барудан баш тартты. Кайбер күзәтүчеләр, алар Кремльдән шундый күрсәтмә алган, дип фаразлый. Безнең Лондондагы хәбәрчебез әйтүенчә, иртәнге утырышта президиумда Русияне Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов вәкиллек иткән. Форум кысаларында аның чыгыш ясавы каралган. Җыен 2 көн дәвам итәчәк. Анда 2 меңләп делегат, 300-ләп журналист катнаша.
XS
SM
MD
LG