Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон башлыгы Мәскәүдә


Русиянең саклану министры Анатолий Сердюков бүген Мәскәүдә Америка Кушма Штатлар саклану министры Robert Gates белән сөйләшүләр үткәрде. Сердюков, Американың Польша һәм Чехиядә ракета калканы урнаштыру ниятләре төбәктәге һәм дөньядагы иминлекне куркыныч астына куя ала дип кисәтте:

"Безнеңчә, ракеталардан саклану системы төбәктәге һәм дөньядагы иминлеккә җитди зыян китерә ала" диде Русия министры.

Пентагон башлыгы, бу систем Русиягә түгел, ә Иран һәм Төньяк Корея кебек илләрнең ихтимал һөҗүменә каршы диде һәм Русияне хезмәттәшлек итергә чакырды.

Gates Русия президенты Владимир Путин белән очрашты. Киңәшүләрне белгечләр дәрәҗәсендә дәвам итергә килешенде.
XS
SM
MD
LG