Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Ельцин вафат булды


Бүген Мәскәүдә 76 яшендә Русиянең беренче президенты Борис Ельцин вафат булган. Кремлнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, аның йөрәге туктаган.

Советлар чорыныннан соңгы Русиянең беренче җитәкчесе, ике тапкыр президент булып сайланган Борис Елцин, 1999 елның соңгы көнендә үз теләге белән вазыйфасыннан китте. Аның урынында ул чактагы премьер-министр Владимир Путин калды. Киткәндә Ельцин Русия халкыннан ярлыкау сорап китте.

Борис Ельцин чоры Русиядә, иктисади яктан авыр булса да, тарихка демократия, сүз иреклеге, төбәкләрнең мөстакыйльлек чоры булып кереп калды.
XS
SM
MD
LG