Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәтче түрәләр хөкем ителде


Мәскәү мәхкәмәсе 1 миллион доллар ришвәт алуда гәепләнгән ике түрәгә хөкем чыгарды. Федерал салым хезмәте идарәсе башлыгының урынбасары Олег Алексеев 10 ел, Үзәк банк юристы Алексей Мишин 8 ел төрмәгә хөкем ителде. Моннан тыш аларның хәрберсе хөкүмәткә 1 миллион рубль күләмендә штраф, һәм зыян күрүче – "Российский капитал" банкы җитәкчесе Алексей Иваченкога компенсация түләргә тиеш булачак.

Түрәләрнең адвокатлары бу хөкем нигезсез дип, шикәят бирергә җыена. Гәепләвчеләр исә, хөкемне артык йомшак, дип атый.
XS
SM
MD
LG