Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗад Буш белән сөйләшүләргә әзер


Иранның әл-Алам дәүләт телевидение каналының интернет сәхифәсендә, Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад АКШ президенты Джордж Буш белән сөйләшүләргә әзер булганын белдерде. Әхмәдиниҗад, сөйләшү ике яклы мөнәсәбәтләр, төбәктәге һәм халыкара мәсәләләр турында булырга мөмкин, диде. Буш белән очрашуга мәгълүмат чаралары да чакырыла ала, диде президент. АКШ президенты хакимиятеннән әлегә бер нинди дә җавап булмады.
XS
SM
MD
LG