Accessibility links

Рәҗәп Ердоган президентлык ярышында катнашмаячак


Төркия премьер-министры Рәҗәп Ердоган бүген, хакимияттә булган фиркасе президентлыкка нәмзәт итеп тышкы эшләр министры Абдулла Гүлне чыгарачагын хәбәр итте. Гүлнең Президент булу ихтималлыгы зур, чөнки ул кергән “Гаделлек һәм Үсеш фиркәсе” (АКП) парламентта күпчелекне – 550 урынны алып тора. Яңа президентны сайлау җомга 27 априль көнне башланачак, бу мәсәләдә тавыш бирү 4 тапкыр үткәрелергә мөмкин. Ердоган президентлыкка үзе чыгар дип көтелгән иде. Әмма Төркиянең дөньяви төзелешен яклаган җәмәгатьчелек исламчы фирка вәкиле Ердоганның мөмкин президентлыгына кискен каршы чыкты. Төркия президенты 7 елга бер тапкыр сайлана. Хәзерге президент Әхмәд Нәҗдәт Сәзәрнең мөтдәте майның 16сында бетә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG