Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Борис Ельцин белән хушлашу йоласы бара


Мәскәүдә Гәйсә пәйгәмбәр чиркәвендә елекке Русия президенты Борис Ельцин белән хушлашу йоласы бара. Аның мәете шушы чиркәүгә китерелде. Борис Ельцин белән хушлашу өчен меңләгән кеше чиркәү янында чиратка тезелгән иде.Ул дүшәмбедә йөрәк авыруыннан үлгән. Дәүләткүләм мәтәм көне чәршәмбегә билгеләнгән. Ельцин Новодевичий зиратында җирләнәчәк. Мәтәм көне сәбәпле, Русия президенты Владимир Путинның чәршәмбегә билгеләнгән еллык юлламасын тәкъдим итүе пәнҗешәмбегә кичектерелде.
XS
SM
MD
LG