Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Ельцин гаиләсенә кайгы уртаклашу хатлары килә тора


Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, Русия ТВ канналларына биргән әңгәмәсендә, Борис Ельцинны бөек шәхес, оста сәясәтче буларак бәяләде. “Казан белән Мәскәү арасындагы бәхәснең иң кызган мәлендә аның үзенең Казанга килүе күп нәрсә турында сөйли”, дип әйтте Минтимер Шәймиев. Башкортостан президентының кайгынамәсендә, “Ельцин президентлыктан киткәндә Русияне саклагыз дип әйтте, һәм без барыбыз да аны сакларга тиеш”, дигән сүзләр бар. Шул ук вакытта Мортаза Раһимов, Ельцин вакытында федераль үзәк белән шартнамәнең имзалануын да искә ала. Дүшәмбедә Елекке Кушма Штатлар президенты Билл Клинтон, Ельцин үлеменә карата кайгысын белдерде. Германия канцлеры Ангеле Меркель белдерүендә Ельцин чорында Русия гаскәрләренең Германиядән чыгарылуын телгә ала, Польшаның елекке Президенты Лех Валенса, Борис Ельцин вакытнда Советлар Берлегеннең җимерелүенә зур әһәмият бирә.
XS
SM
MD
LG