Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан Президенты Мәскәүгә килде


Русия һәм Төркмәнстан нефт һәм газ, шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә җыена. Бу хакта президентлар Владимир Путин һәм Губрангули Бердымөхөммәдовның ике яклы сөйләшүе нәтиҗәсендә кабул ителгән карарда әйтелә. Сөйләшүдә Төркмән газын Европага Русия аша куу һәм Мәскәүнең Төркмәнстан газын сатып алу мөмкинлеге турында да сүз барды, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG