Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Ельцин Мәскәүдә җирләнде


Мәскәү -- 25 апрельдә Мәскәүдә Русиянең беренче президенты Борис Ельцин белән хушлашу мөрәсиме үтте. Ельцинны соңгы юлга озатырга меңләгән кеше килде. Алар арасында төрле илләрнең хәзерге һәм элекке җитәкчеләре бар иде – Русия президенты Владимир Путин, элекке совет җитәкчесе Михаил Горбачев, АКШның элекке президентлары Георге Буш һәм Билл Клинтон. Җеназада Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә катнашты.

Борис Ельцин 23 апрель көнне 76 яшендә йөрәк авыруыннан вафат булды. Ул Новодевичье зиратында җирләнде.
XS
SM
MD
LG