Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда оппозиция тоткарланган


Петербур -- Петербур милициясе башлыгы Владислав Пиотровский бүген шәһәр канун җыелышында ясаган чыгышында 10 көн элек "Килешмәүчеләр маршы" вакытында милиция канун кысаларында эш итте дип белдерде.

15 апрельдә үткән каршылык чарасы вакытында оппозиция вәкилләре милиция тарафыннан тупас кыйналган, күбесе – тоткарланган иде.

Берләшкән ватандашлар фронты вәкилләре Пиотровскийны урыныннан китергә таләп итеп пикет уздырган. 10 оппозиция вәкиле тоткарланган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG