Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ассамблея мөрәҗәгате


Башкортстан халыклары Ассамблеясе татар мәнфәгатьләре уңаеннан мөрәҗәгать белән чыккан иде. Ул 24 мартта Казанда узган Федераль милли-мәдәни мохтәрият конференциясендә кабул ителгән “Башкортстан татарлары хәле турында” дип аталган мөрәҗәгать уңаеннан. Казанда кабул ителгән ул документта 2002 елда узган халык санын алуларда татарларга басым булуы, татар мәктәпләренең бетерелүе, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең теркәлә алмавы һәм башка күп кенә татар мәнфәгатьләре бозылу телгә алынган, татарларның төп халык булулары әйтелгән иде. Ассамблея кабул иткән документта исә боларның дөреслеккә туры килмәве әйтелгән. Татарларның тарихи җирдә яшәүләрен күтәрүләре “корректлы түгел” дип бәяләнгән. Бу мөрәҗәгатьне имзалаучы оешмалар арасында Татар морзалары җыены да бар.

Башкортстанның татар җәмәгатьчелек оешмалары әлеге мөрәҗәгать уңаеннан махсус җыелыш үткәрергә булганнар. Бу турыда Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин белдерде.
XS
SM
MD
LG