Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таллиннда һәйкәл сүтелүгә Мәскәү кискен тәнкыйть белдерә


Осло -- Таллиннда совет солдатына һәйкәлнең сүтелүенә Русия рәсмиләре кискен тәнкыйть белдерә. Ослода сәфәрдә булган Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәү Эстониягә каршы "җитди чаралар" күрәчәк, дип кисәтте:

"Мондый мыскыллауга аклау була алмый. Эстония белән мөнәсәбәтләргә моның зыяны зур булачак. Европа кыйммәтләрен аяк астына салып таптаган илне әгъза итеп алган НАТО һәм Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләргә дә моның йогынтысы булачак" диде Русия министры.

Русия парламентының ике пулаты да Эстониягә каршы сәяси һәм икътисади чаралар күрергә чакырды.

Естоннарның күбесе бу һәйкәлне Совет окупациясенең билгесе итеп күрә. Эстониядәге урыслар һәм Русия хөкүмәте һәйкәлне сүтү фашизмга каршы сугышта корбан булганнарның хәтерен мәсхәрә итү ди.

Атанкич һәйкләне сүтүгә протест белдерүчеләр белән полиция арасында булган чуалышларда бер кеше һәләк булган, 40-тан артыгы яраланган.
XS
SM
MD
LG