Accessibility links

Путин Эстониядәге хәлләргә борчылу белдерде


Таллиннда совет солдаты һәйкәленең сүтелүе тирәсендә киеренкелек дәвам итә. Полиция мәгълүмәтенә караганда, узган төндә булган чуалышларда 100гә якын кеше яраланган, шул исәптән, полиция вәкилләре дә. 600ләп кеше тоткарланган, аларның күбесе - исерек хәлдәге рус яшүсмерләре, диелә. Һәйкәлнең сүтелүенә протест белдереп алар шигарьләр кычкырган, полициягә ташлар, шешәләр аткан, кибет тәрәзләрен вата башлаган. Полиция аларга каршы күз яше чыгара торган газ, су-аткычлар кулланган. Чуалышлар, Таллиннан кала, урыслар күп яшәгән Жоһви, Коһтла-Жарве шәһәрләрендә дә булган.

Шимбә көнне Русия президенты Владимир Путин, Германия канцлеры Ангела Меркел белән телефон аша сөйләшүендә, Эстониядәге хәлләргә "җитди борчылу" белдерде.
XS
SM
MD
LG