Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Британия патша гаиләсе әгъзасы


Казан – Бүген Казанга Британиянең патша гаиләсе әгъзасы – шахзадә Майкл Кенцкий килде. Ул хатыны белән Русия буйлап, тимер юл сәяхәтендә. Югары кунакларны Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза ханым белән кабул итте. Очрашуда республиканың башка рәсмиләре дә катнашты. Алар кунакны Татарстанның сәяси тормышы белән таныштырган. Майкл Кенцкий Татарстан ширкәтләрен үз хиссәләрен Лондон биржасында урнаштырырга чакырган һәм бу эштә ярдәм вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG