Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан Франциягә 1 атна бирде


Кабул – 3 атна элек Афганстанда талиплар тарафыннан тотык итеп алынган Франция ватандашының иреккә чыгарылуын бүген Франциянең тышкы эшләр министрлыгы да раслады. Моңа кадәр бу турыда Талибан хәрәкәте үзе хәбәр иткән иде. Француз ханымы белән бергә тотык итеп алынган бер Француз ире һәм 3 Әфганлы – тоткында кала бирә. Талиплар – Әфганстандагы француз гаскәрләрен чыгарырга таләп итә, юк исә - тотыкларны үтерү белән яный. Баштарак бирелгән вакыт бүген чыгасы иде. Әмма Талибан сүзчесе Забиулла Мөҗәһид бүген радиобызның Кабулдагы бүлекчәсенә – Франция хөкүмәтенә тагын бер атна биреләчәген белдерде.

"Әйе, без хатын-кызга миһербан күрсәттек. Тикшердек, аның катышы юк. Бүген 11дә аны иреккә чыгардык, кулына Француз хөкүмәтенә хат тоттырып. Киләсе атнада сайлаулар сәбәпле, без аларга тагын 7 көн бирдек. Сайлаулар үтү белән хәл итәчәкбез" диде Талибан сүзчесе.

Франциянең бер кечкенә хәйрия оешмасы хезмәткәрләре булган 5 кеше 3 апрельдә Нимроз вилаятендә югалган иде.
XS
SM
MD
LG