Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә хөкүмәт белән хәрбиләр арасында каршылык көчәя


Анкара – Төркиянең, күпчелеге исламчылар булган хөкүмәте белән, дөньяви дәүләт тарафдарлары булган хәрбиләре арасында каршылык көчәя. Хәрбиләр, парламентта барган президент сайлаулары барышы уңаеннан борчылу белдергән. Җомга көнне үткән тавыш бирүдә Абдулла Гүл җитәрлек тавыш җыя алмады. Әммә ахыр чиктә нәкъ менә ул президент булыр дип көтелә. Хәзерге тышкы эшләр министры Гүл исламчы Гаделлек һәм Тәраккыять партиясе вәкиле.

Төркия премиер-министры Рәҗәп Эрдоган генерал штаб башлыгы Яшәр Бүюканат белән телефон аша сөйләшеп, демократик дәүләттә хәрбиләрнең хөкүмәткә каршы чыгу – урынсыз, дип кисәткән.

Европа Берлеге дә Төркия хәрбиләрен сәясәткә тыкшынмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG