Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:34

Таллинндагы совет солдаты һәйкәле хәрби зиратка күчереләчәк


Таллинн – Эстония рәсмиләре әйтүенчә, атнакич көнне Таллинн үзәгеннән алынган совет солдаты һәйкәле дүшәмбе көнне шәһәрнең хәрби зиратында урнаштырылачак. Һәйкәл янындагы совет солдатлары кәберләре дә 3 көн эчендә шул зиратка күчереләчәк. Эстон рәсмиләре, Җиз солдат һәйкәле кискәләнеп беткән, дигән хәбәрне кире какты.

Естон хакимиятләренең шушы гамәле Таллиннда тәртипсезлекләргә сәбәп булды. Чуалышлар вакытында җәрәхәтләр алган бер Русия ватандашы хастаханәдә вафат булды. 150-дән артык кеше яраланган санала.

Естония тышкы эшләр министры Урмас Пает, бу тәртипсезлекләр өчен, өлешчә, Русиянең сәясәтчеләре һәм мәглүмат чаралары җаваплы, диде. Аның сүзләренчә, алар дөрес булмаган мәглүмат таратып, коткы тудырган.

Мәскәүдә, Эстония илчелеге алдында, Наши, Местные, Молодая гвардия кебек яшләр оешмалары, протест чаралары үткәрә.

XS
SM
MD
LG