Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Ростропович җирләнде


Мәскәү – Дөня-күләм танылган музыкант Мстислав Ростропович бүген Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнде. Шимбә көнне консерватория бинасында үткән аның белән хушлашу мөрәсименә 5 меңнән артык кеше килде.

1970-нче елларда язучы Александр Солженицынны яклаган өчен, Ростропович ватандашлыктан мәхрүм ителгән иде. Ватанына ул 1990нчы елда гына кайта алды. Шушы атнада ул 80 яшендә Мәскәүдә вафат булды.

Шуалй ук, шушы атнада 81 яшендә вафат булган Русиянең тагын бер мәшхүре - танылган актер Кирил Лавров бүген Петербурда җирләнде.
XS
SM
MD
LG