Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда зур демонстарция үтте.


Истанбул – Бүген Истанбулда Төркиянең дөньяви дәүләт буларак сакланып калуын яклап демонстарция үтте. Килгән хәбәрләргә караганда анда 300 меңләп кеше катнашкан.

Киеренкелекнең сәбәбе – хакимияттәге исламчы партия вәкиле, хәзерге тышкы эшләр министры Абдулла Гүл илнең киләсе президенты булырга мөмкин. Җомга көнне парламентта үткән тавыш бирүдә ул җитәрлек тавыш казана алмады, ләкин дәгъвасыннан чигенергә җыенмый.

Төркиянең дөньяви булуын яклаган хәрбиләр Гүлнең сайлану ихтималына тирән борчылу белдерде. Хакимияттә күпчелекне тәшкил иткән исламчылар хәрбиләрне сәясәткә тыкшынмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG