Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмнәр дәвам итә


30нчы апрель Башкортстанда ял көне. Май бәйрәмнәрендә тоташ ял итү өчен узган шимбә -- 28нче апрель эш көне булды. 29, 30нчы апрель, 1, 2нче май тоташ дүрт көн ял көннәре. Бакчалары булганнар бу көнне җирдә казыну өмете белән көтсәләр дә ул акланмада, чөнки соңгы көннәрдә кар катыш яңгырлар ява. Ташулар дәвам итә.Архангель районында Архангель-Белорет юлынның 200 метр өлешен Басу елгасы каплаган. Зианчура районында бер километр юл су астында калган. Зианчура районында 22 йорт, Кырмыскалы районында 100 йортны су баскан. Стәрлетамакта 1700 бакча су астында калган. Уфаның Киров районында 91, Ленин районында 272 йорт “су эчә”.
XS
SM
MD
LG