Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:36

Мәхкәмәләшүләр чоры


Соңгы көннәр мәхкәмәләшүләргә бай. Башкортстанның электр транспорты идарәлеге 2005нче елның 26нчы мартында узган урам җыены транспорт хәрәкәтен туктатты дип, каршылык чарасын оештыручыларны мәхкәмәгә биргән иде. Электр транспорты идарәлеге күрелгән зыян өчен 141 мең сум акча түләтүне таләп итә. Әлеге эш төрле мәхкәмәләрдә каралганнан соң кабат республиканың арбитраж мәхкәмәсенә кайтарылды. Мәхкәмә электр транспорты идарәлегенең таләбен канәгатьләндермәде.

Эшкуарларның Уфада Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясы итеп төзеп бетерергә дип биргән бинаны җимерүләрен хәбәр иткән идек. Аңа бәйле төрле мәхкәмә эшләре дәвам итә. Шуларның берсе — гимназияны яклаучы җәмәгатьчелек һә мәхкәмә приставлары арасында булган бер низаг уңаеннан. Низагта бәйсез “Мое мнение” гәзите мөхәррире Әнвәр Юмагуловны приставлар тәртип бозуда гаепләп, мәхкәмәдән бер мең сум акча түләтүгә карар чыгаруга ирешкән иделәр. Журналист аның белән ризалашмый каршы якны мәхкәмәгә бирде.

XS
SM
MD
LG