Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан белән Пакстан террорга каршы көрәштә хезмәттәшлек итә


Әфган һәм Пакстан президентлары Хәмит Карзаи белән Пәрвәз Мөшәррәф бер-беренең җирләрендә эшчәнлек алып баручы террорчыларны сыендырудан, күнегүләр аша үткәрүдән һәм финанслаудан баш тарту турында килеште. Бүген Анкарадагы очрашудан соң ике президент шулай ук экстремизм белән терроризмның һәр төренә каршы үзара килешенгән чаралар белән көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде. Элегрәк Карзаи Исламабадны Әфганстанга Пакстаннан үтеп керүче террорчыларга каршы җитәрлек чаралар күрмәүдә гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG