Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:45

Украина парламенты президент һәм парламент сайлауларын бергә үткәрергә чакыра


Украина парламенты 9 декабрдә парламент һәм президент сайлаулары үткәрү турында карар чыгарды. Апрель башында президент Виктор Ющенко парламентны таратып яңа парламент сайлаулары үткәрергә фәрман биргән иде. Президент вакытыннан элек президент сайлаулары үткәрү мөмкинлеген кире кагып парламент сайлауларын 24 июнгә билгеләде. Ющенконың көндәше, премьер-министр Виктор Янукович һәм парламентта аны яклаучы күпчелек президент фәрманына буйсынудан баш тартып конституцион мәхкамәгә мөрәҗәгәт итте.

XS
SM
MD
LG