Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия депутатлары Эстониягә килде


Русия дәþләт думасы депутатлары Әстония хөкүмәтенең Совет солдаты һәйкәлен урыныннан алуына бәйле сәфәр белән Таллинга килде. Җиз Солдатны үзәк мәйданнан алу чуалышларга сәбәп булды һәм анда бер урыс һәлак булды, 150-ләп кеше яраланды. Дума депутатлары Эстония рәсмиләре һәм һәйкәлне саклавчылар белән очраша. Дума төркемен җитәкләүче Николай Ковалев Эстония хөкүмәтен вазыйфаларыннан китәрчә чакырды һәм Русия парламентының җавабы каты булачак диде. "Эстнониядәге хәлләрнең моңарчы дөнья тарихында булганы юк иде әле. Бу бары тик Русиягә каршы провокация гамәле генә. Бу уйланып эшләнә. Шуңа күрә без бик каты эш итәргә, каты позиция алырга тиеш булабыз" диде Ковалев. Бүген Таллинда матбугат очрашуында һәйкәл астына күмелгән 12 совет солдаты табутының чыгарылуы игълан ителде. Бүген Мәскәү белән Киевтагы Эстония илчелекләре янында протест җыеннары үтте. Эстония тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүдәге илчелегенә каршы һөҗүмнәргә ачу белдереп Русиягә хат җибәрде.
XS
SM
MD
LG