Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда 1 Май чаралары үтте


Дөньяның төрле илләрендә бүген 1 Май чаралары үтте. Русиядә демонстрацияләрнең күбесен хөнәр берлекләре, коммунистлар һәм Кремль тарафлы партияләр оештырды.

Берүк вакытта оппозиция көчләре дә үз чараларын үткәрде. "Яблоко" партиясенең каршылык чарасы Мәскәү һәм Петербурда үтте. "Яблоко" рәисе урынбасары Сергей Митрохин Мәскәүдә үткән митингта "Кызганычка каршы, илебездә иреклек һәм демократия артмады, киресенчә, кимеде" дип белдерде.

Уфадагы хәбәрчебез Кәрим Яушев хәбәр итүенчә, милиция хезмәткәрләре бер төркем хокук яклаучысын демонстрациягә үткәрмәгән. (Бу турыда тулырак итеп Башкортостан хәбәрләрендә.)

Русиянең милләтчел оешмалары Мәскәүдә "Урыс маршы" дип аталган чара оештырган. Берничә йөз кеше Останкино телевидение үзәге янына җыелып милләтчел шигарьләр кычкырган.



1 Май чаралары башка илләрдә дә үтте. Истанбулда сулчылар "Яшәсен 1 Май" дигән шигарьләр кычкырып протест белдергән. Полиция берничә йөз кешене тоткарлаган.

Кытайның Макау төбәгендә 3 меңләп протест белдерүче хөкүмәт бинасына үтергә тырышканда, полиция белән чуалышлар башланган. Полиция һавага ут ачкан.

Каршылык чаралары Иранда да үтте. Тәһранда демонстрантлар эш шартлары, түбән хезмәт хакларына протест белдерде, Хезмәт министрын урынынан алырга чакырды.
XS
SM
MD
LG