Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә президент сайлаулары нәтиҗәләре көчтән чыгарылды


Төркиянең Конституция мәхкәмәсе президент сайлауларының җомга көн үткән беренче тур нәтиҗәләрен көчтән чыгарды. Парламетта үткән тавыш бирүдә җитәрлек депутат катнашмаган дип табылды.

Тавыш бирүне көчтән чыгарырга таләп итеп Конститусия мәхкәмәсенә оппозиция көчләре мөрәҗәгәть иткән иде. Төркиянең дөньяви дәүләт булып калуын теләгән оппозиция, исламчы партия вәкиле Абдулла Гүл президент булса, дини мәсәләләрне алга сөрә башлар, дип курка.

Җомга үткән тавыш бирүдә кворум булмау сәбәпле, Гүл җитәрлек тавыш җыя алмады. Икенче тур чәршәмбегә билгеләнгән иде.

Конституция мәхкәмәсе карары яңа парламент сайлауларына юл ача.
XS
SM
MD
LG