Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстанда бәйсез журналист 7 ел төрмәгә хөкем ителгән


Ташкент мәхкәмәсе бәйсез журналист Умида Нияованы 7 ел төрмәгә хөкем итте. Ул чикне канунсыз чыгуда, контрабанда, тәртипсезлекләргә өндәүдә гаепләнә.

Хюман Райтс Уотч оешмасының Европа һәм Үзәк Азия бүлеге җитәкчесе Райчел Денбер сүзләренчә, Умида сәяси сәбәпләрдән эзәрлекләнә. "Беренчедән, ул гөмүмән кулга алынырга тиеш түгел иде һәм бу сәяси хөкем чыгарылырга тиеш түгел иде. Без үзбәк рәсмиләрен кичекмәстән аны иреккә чыгарырга чакырабыз" диде Денбер.

Ниязова узган елның декаберендә Кыргызстаннан кайткач, һава аланында кулга алынган иде. Аның санагы һәм эш кәгәзләре дә алынды.
XS
SM
MD
LG